Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Арбор укучылары әтиләре хакында яза

Әтиләргә мәдхия

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сезгә Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының иҗатын тәкъдим итәбез. Бу иҗади тәлгәшләр Әтиләргә багышлана. Укучыларыбызның язмаларын сезнең газета битләрендә күрә алсак, без бик шат булыр идек.

Татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы Габделхакова Ралия  Габделбәр  кызы.

 

Минем  Әти

Әти белән Әни  -  дөньяда иң кадерле кешеләр. Минем сезгә әтием турында сөйлисем килә. Минем әти – бик йомшак күңелле, иң әйбәт әтиләрнең берсе. Аның янында мин үземне бик бәхетле хис итәм. Ул –минем яклаучым да, саклаучым да.

 Әтием – югары белемле укытучы. Үзенең туган мәктәбендә 20 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә. Бүгенге көндә иң кирәкле булып саналган инглиз телен өйрәтә. Үз эшен яратып, күңел биреп башкара.

 Эштән сон кичләрен, безгә дә вакыт таба әтием. Дәрес әзерләргә булыша, гаилә белән бергәләп кызыклы фильмнар карыйбыз, табигатькә еш чыгабыз, кунакка йөрибез. Әтием сәнгатькә гашыйк. Ул бик матур сөйли, сәнгатьле итеп шигырьләр укый белә. Шуңа күрә авылыбыздагы бер генә бәйрәм дә, бер генә чара да әтидән башка узмый. Мин әтием белән бик горурланам.

         Минем әти кебек кешеләр дөньяда булса да, бик сирәктер. Мин аны бик яратам. Сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телим.

6 нчы сыйныф укучысы Әүхәдиева Иделия

 

Мин – диңгезче  малае!

      Минем  әти  -  дөньядагы  иң  әйбәт  әти!  Ышанмыйсызмы?!  Мин  беркайчан  да  ялган  сөйләмим. Чөнки  әтием  кушмый.  Әти  үзе  бервакытта  да  алдамый, безне  дә  шулай  тәрбияли. Тагын  әле  ул  безне    акыллы, сабыр, намуслы  булырга  өйрәтә. Солдат  буласы  кешегә  бу  сыйфатлар  бик  кирәк  икән.  Ә минем  бик  тә  солдат  буласым  килә. Әтием  шикелле.

      Минем  әти – диңгезче. Ул  нәкъ  3  ел  Хәрби  Диңгез  Флотында  хезмәт  иткән. Зур  корабларда  диңгезләр  иңләгән. Әтиемнең  ышанычлы, сабыр  икәнен  анда да тиз  күреп  алганнар  һәм  гаять  җаваплы  вазифа  йөкләгәннәр - элемтәче. Әле  алай  гына  да  түгел, әтием  шифрлар, Морзе  азбукасы, кыскасы, серләр  дөньясында  кайнаган.

     Без  әтиебезнең  солдат  альбомын  карарга  яратабыз, әтидән  диңгездә  булган  төрле  вакыйгаларны  сөйләтәбез, аның  диңгезче  киемнәрен  киеп  карыйбыз. Һәр елны  Ватанны  саклаучылар   һәм  Хәрби  Диңгез  Флоты  көнендә  әтиебезне  котлыйбыз.

      Әти  белән  без бик  горурланабыз. Алар  гаиләдә  биш  малай  үскәннәр. Бишесе  дә  армиядә  хезмәт  иткән. Барысының  хезмәт  елларын  кушсаң,  12  ел  килеп  чыга. Бабай – аларның  әтиләре – үзе  дә  3  ел  солдат  булган.  Димәк, без  дә  сынатмаска, алар  юлын  дәвам  итәргә  тиешбез. Чөнки  егет  кеше үзенең  якыннарын, туган  җирен, туган  илен  сакларга, якларга  бурычлы.

 6 нчы  сыйныф  укучысы  Мифтахов  Әнәс

 

Десантчы әтием белән горурланам

         Әти, әтием.... Кеше өчен иң кадерле сүз бу. Минем әтием дә – минем өчен иң кадерле кеше. Әтием – Шәйхиев РишатТаһир улы Арбор авылында туган. Бәхет эзләп, читкә чыгып китмәгән, гомерен туган җире белән бәйләгән. Хәзерге вакытта Чепья урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Ул бик тырыш, сәләтле. Минем әтием- бик оста биюче дә әле, рәсем ясарга да булдыра. Ул яшь чагында милли көрәш белән шөгыльләнгән, районда призлы урыннар алган. Туризм, теннис ярышларында катнашып, медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Әтием армиядә булган, ул һава десанты гаскәрләрендә ике ел хезмәт иткән. Армиядә хезмәте турында бик яратып, горурланып сөйли. Ул унике тапкыр парашюттан сикергән! Җирдән 1000 метр биеклектән очып төшкәндә дә курыкмаган ул! Әтиемнең армиядән киеп кайткан хәрби киеме өебезнең түрендә эленеп тора.  Әти өчен бик кадерле  истәлек  ул. Елга бер тапкыр,

2 нче август десантчылар көнендә әти  хәрби киемнән бәйрәмгә бара. Мин аңа сокланып карыйм. Киләчәктә үзем дә Әти кебек курку белмәс десантчы булырга телим. Мин әтиемне бик яратам.

6 нчы сыйныф укучысы Шәйхиев Рәсүл

 

Минем өчен ул -  үрнәк

Әти сүзе җанда  тынычлык уята, бу сүз кыюлык,батырлык, рәхәтлекне аңлата.Әти булгач,берни өчен борчыласы юк, бар да тәртиптә.

Әтием мине ярата. Мин моны әтиемнең карашыннан сизәм. Ул мине тәртипле, эшчән, акыллы булырга өйрәтә, чөнки әти үзе шундый, ул минем үзе кебек булуымны тели. Әти – җитмеш төрле һөнәр иясе. Аны алтын куллы, дияр идем мин. Теләсә-нинди ватык-китекне төзәтә, бер карауда электр приборларының кай җире төзек түгеллеген белә, тимердән дә, агачтан да бөтен нәрсәне ясый, үзе элемтәче, үзе электрик, үзе тракторчы, үзе шофер, тагын әллә никадәр һөнәр иясе. Шул ук вакытта әтием йомшак күңелле дә. Ул минем белән кич буе уйный ала. Абыем, апаем өчен һәрчак борчылып, аларны кайгыртып тора. Әбием – аның өчен хөрмәтле, кадерле әни, ул аның да күңелен күрергә тырыша. Кыскасы, минем әти – иң-иң әйбәте! Без, ул булганда, бернәрсәдән дә курыкмыйбыз. Озын гомерле, таза-сау гына була күр, Әтием!

                                                    6 нчы сыйныф укучысы Гарипов Айзат

 

Тәвәккәл таш яра

Минем әтием – Кәбиров Фәнил Васыйл улы – гүзәл табигатьле Арбор авылында туып-үскән. Мәктәптә бары тик “биш”ле билгеләренә генә укыган. Мәктәп елларында сәнгать, спорт белән шөгыльләнгән. Волейбол, футбол, баскетбол –аның  иң яраткан спорт төрләре булган.Укуда әтине башкаларга үрнәк итеп куйганнар. Арбор сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укуын Чепья урта мәктәбендә дәвам итә. Тырышып укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Оештыру сәләтенә ия булган әтиемне  мәктәпнең  комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Бу бик җаваплы эш була, ләкин әтием сынатмый, зур җаваплылык хисе тоеп эшли. Чепья урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый һәм Казан ветеринария институтына укырга керә.1 нче курсны бетергәч, Совет Армиясе сафларына алына. Ил алдындагы бурычын намус белән үти. Армиядән кайтып, укуын дәвам итә һәм югары уку йортын да  кызыл дипломга тәмамлый. Яшь белгеч туган авылында мал табибы булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Әтием бүгенге көндә Биектауда урнашкан ААҖ “Элита”да баш зоотехник вазифасын башкара. Эше буенча чит илләргә дә барырга туры килә аңа. Әтиемнең белемле, тәвәккәл, үз эшенең остасы булуы белән мин бик горурланам. Ул -  җор телле, акыллы, бар яктан да булган кеше. Аның белән теләсә кайсы темага сөйләшеп була, ул сине тыңлый белә, төпле киңәшен дә бирә. Әтием безгә, балаларына, һәр яктан үрнәк.

9 нчы сыйныф укучысы Кәбиров Фәнзил

 

Биш йолдызга – бер кояш

Әти... Бу сүзне ишетүгә күңелне җылылык, рәхәтлек, тынычлык биләп ала. Әти - гаилә терәге, авырлыклар килгәндә  яклап-саклап, җил-яңгыр тидермичә кадерләп яшәүче, сине  үзеннән дә  артык  яратучы, тормышта ныклы  таяныч, көчле,  ышанычлы якын кешем.

Минем әтием -  үзенең бөтен гомерен туган җиренә багышлаган, чын күңеленнән авылга гашыйк кеше. Аңа 50 яшь. Зур урыннарда утыручы түрә дә, галим дә түгел, ниндидер зур ачышлар ясап, данга да ирешмәгән. Ул – гап-гади терлекче. Колхозда иң кирәк кешеләрнең берсе. Әнием белән иңгә-иң куеп, күп еллардан бирле терлекчелектә эшлиләр. Мәктәпне тәмамлаганнан сон, әтием  ике дә уйлап тормый, авыл хуҗалыгы буенча укырга керә. Тракторчы һәм шофер һөнәрен үзләштерә. 2 ел армия сафларында хезмәт итеп кайта. Ватан алдында торган изге бурычын үтәүне намус эше итеп саный. Армия сафларында хезмәт итү аның өчен зур горурлык була. “Солдат хезмәте – ир-егет өчен чын тормыш мәктәбе ул,” – дип, бүген дә горурланып искә ала ул. Армия сафларында чыныгу алган яшь егет, туган авылына кайтып, җиң сызганып эшкә тотына. Тракторчы булып эшли башлый.  Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Әтием үзенең киләчәген җир белән, туган авылының басу-кырлары белән бәйли. Ул – чын җир кешесе. Бәхет эзләп, читкә чыгып китмәгән, яшәү мәгънәсен дә туган җирендә тир түгеп, намуслы хезмәт белән яшәүдә тапкан.  Мин әтием белән чын күңелемнән горурланам. Шагыйрьләр әйткәндәй, аның бөеклеге – гадилегендә!

Без  - гаиләдә биш кыз, әни белән алты булабыз. Әти – безнең гаиләдә бердәнбер ир-ат.  Якты йолдызлар арасында балкып янган кояшка тиңлим мин аны. Йолдызлар калыкканда, кояш булмый, диярсез. Әйе, беләм, бу- гадәти күренеш түгел. Минем Әтием дә гадәти генә кеше түгел бит – иң әйбәте, иң акыллысы, иң-иңе.  “Якты йолдызларым”, - ди ул безгә, яратып, назлап. Ул -  безнең һәрберегезгә үз җаен таба белүче, сорауларыбыз булганда төпле киңәшләр  бирүче кешебез. Әле алай гына да түгел, әти безнең иртән йокыдан торганны көтеп, чәйләр кайнатып куя. Әни ял көннәрендә иртүк уята башласа, безне яклап чыга: «Йокласыннар, ял итсеннәр,» - ди ул. Һәрбер уңышыбыз өчен шатлана, уңышсызлыкка очрасак: «Кызым, булыр әле, борчылма,» -  дигән җылы сүзләре белән тынычландыра, юата белә. Без, аның биш йолдызы – биш кызы  беләбез: әти һәрвакытта безгә булышырга әзер, ул бервакытта да авыр чакларда безне ялгыз калдырмаячак.

Әтием - холкыбуенчатынычкеше. Ул бар нәрсәнетынычкына кабулитә белә. Унбиш яшемә җитеп, минем әтинеңтавышкүтәргәнен, безнеачуланганынкүргәнем дә, ишеткәнем дәюк. Тик әтинеңүзенә генә хас тәрбия алымы бар:  күз карашы.Букараштанбарысыдааңлашыла.Букараштан шүрлибез хәтта. Әтишундый итеп бер карый, йөрәкләркысылып куя, җиртишекләренәкерердәйбуласың... Бәхеткә, букарашозаккабармый, яртысәгатьтәнәтииндеелмаеп, синең белән берни булмагандай сөйләшепутыра.  Әнә шулай ормый-сукмый, тавышын да күтәрми,  күз карашы белән генә тәрбияли  ул безне.

Әти эштән кайтып, өйдәге эшләрне бетергәч, ял итә. Телевизор карый, газета укый, мәктәп хәлләрен сораша, минем белән лото уйный. Һәр кич саен апайлар белән озак итеп, тәмләп, телефоннан сөйләшә, яраткан оныклары килсә, алар белән төрле уеннар уйный. Без шулай әти белән  бергәләп ял итәбез. Өйдәге иң рәхәт мизгелләрнең  берсе бу.  Шул  вакытта Әтиле булуның чын бәхет икәненаңлыйсың.  Янәшәңдә шулкадәр якын, кадерле кешең булганда,  бөтен дөньяң түгәрәк, киләчәгең өметле, гадәти көн дә бәйрәм булып тоела. Әти дә  без биш кызы - «биш йолдызы» булганына сөенеп туя алмый.

Әтием! Безнең өчен борчылганың, безне кадерләп, яратып үстергәнен, кадерләп, саклап яшәвең өчен бик зур рәхмәт сиңа! Без сине бик  яратабыз, горурланабыз! Әле ярый, бәхетебезгә, Син бар дөньяда!

9 нчы сыйныф укучысы Зиннәтуллина Нәркизә

 

Ни тотса, шуны булдыра

Минем әтием -  туган авылын беркайчан да, бернигә дә алыштырмый торган, авылны чын йөрәктән ихлас яратып яши торган кеше. Искиткеч матур табигатьле, болын-кырларга, сихри урманнарга, тешләрне камаштырырлык салкын саф сулы чишмәләргә бай булган Арбор авылында туган ул. Балачагы да артышлы тау итәкләрендә уйнап, инешендә су коенып, балык сөзеп үткән. Әтием сөйләве буенча, алар кечкенә чакта кызыклы уеннар уйнап, дуслары белән буш вакытларын күңелле итеп үткәрә белгәннәр. “Без сезнең кебек телефон ышкып утырмадык,  рәхәтләнеп саф һавада уйный идек”, - дип орышып та ала ул мине.

         Урта мәктәпне тәмамлагач, әти шофер булырга укый.Аннан соң армиягә китә. 2 ел хезмәт итеп кайтканнан соң, колхозда шофер булып эшли башлый. КамАЗ машинасын иярли ул. Шофер булып эшләү аңа бик ошый. Эшен яратып, намус белән башкара. Ерак юлларга  йөрергә дә туры килә аңа.  Әтиемә охшаптыр, мин дә кечкенәдән техника белән “җенләнәм”. Әти мине дә машина йөртергә өйрәтә. Бик таләпчән “инструктор” ул.

         Минем әти төзелеш эшен дә булдыра. Агач, тимер эшләренә мин дә әтиемнән өйрәнәм.  Мине эшкә өйрәткәне, тормышка әзерләгәне өчен мин Әтигә бик рәхмәтле.

9 нчы сыйныф укучысы Хисамов Аяз

 

Сөйгән ярымны да әтиемә охшатып сайлаячакмын

Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки минем пар канатым- әтием белән әнием бар, туганнарым бар. Әнием гаилә учагын саклаучы булса, әтием гаиләбезнең терәге, таянычы. Әти канаты астында без бик рәхәт, бәхетле яшибез.

Минем  әтием “Арбор” җәмгыятендә күп еллардан бирле икътисадчы булып эшли. Ул үз эшнен ярата, җиренә җиткереп башкара. Көннәр буе эшләп арып кайтса да, безнең белән уйнарга, шаяртырга, булышырга да вакыт таба. Укуыбыз, мәктәп тормышы белән даими кызыксынып тора. Безнең белемле, акыллы булып үсүебезне тели. Ул үзе дә мәктәптә яхшы укыган, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган .

Әтием -  шаян табигатьле,җор телле кеше. Аның белән аралашырга, сөйләшергә  рәхәт. Кызык сүзләр әйтеп көлдерә, кәефебезне күтәрә. Ул үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Әти спектакльләр уйнарга бик оста. Ул башкарган рольләрне тамашачы яратып карый, алкышларга күмә. Әти туры сүзле, уйлаганын әйтмичә, эшләмичә калмый. Әтиемнең бу сыйфаты миңа бик ошый. Үсеп җиткәч, мин дә сөйгән ярымны әтиемә охшатып сайлаячакмын. Әтием кебек ышанычлы, көчле рухлы ир- егетләр генә гаиләне бәхетле итә ала дип уйлыйм. Әтиемә хөрмәтем зур. Ул беркайчан да авырмасын, картаймасын, гел шундый яшь, ягымлы, игътибарлы, чын Әти булып калсын дип телим. Әтием, мин сине бик яратам.

9 нчы сыйныф укучысы Әскәрова Талия

                                                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әти