Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Авыл укытучысы-2023» конкурсының Иң яхшы тәрбиячеләре билгеле булды (фото)

Райондашыбызны ихластан котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, райондашларыбыз — Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Зәйнуллина белән Балтачның 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Фәүзия Солтанова финалга үткән иде.

Кичә Казан шәһәренең 379нчы балалар бакчасы базасында ел саен үткәрелә торган «Авыл укытучысы-2023» конкурсы кысаларында иң яхшы авыл тәрбиячеләре игълан ителде.

Авыл җирлегендә яшәгән иң яхшы тәрбияче исеменә Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Зәйнуллина лаек булды.

Бәйгенең соңгы турына үткән Балтачның 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Фәүзия Солтанова өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Быел конкурс 10нчы тапкыр үткәрелде. Финалда республиканың төрле районнарыннан 6 тәрбияче жюри алдында үз шөгыльләрен күрсәтте.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев