Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйгеләр остаханәгә тиң

Педагогның һөнәри компетентлыгын арттыруда һөнәри бәйгеләрнең нәтиҗәсе зур

Тәрбияче һөнәре һәрвакытта да эзләнүдә, аралашуда, үсештә булуны, гомумән, заман белән бергә атлауны таләп итә. Заманча таләпләрдән чыгып, тәрбиячеләрнең һөнәри компетентлыгын үстерү максатыннан, күп еллар дәвамында педагогик бәйгеләрдә, мастер-классларда, форумнарда һәм фестивальләрдә актив катнашабыз, иҗади төркемнәрдә эксперименталь эшчәнлек алып барабыз, яңа педагогик технологияләрне үзләштереп төрле формаларын кулланабыз, үз тәҗрибәбезне башкалар белән уртаклашабыз.

Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган тәрбиячесе-2023 бәйгесендә катнашырга профессионалга хас сыйфатларга булу омтылышы һәм 15 ел эшләү дәверендә тупланган тәҗрибәм белән уртаклашу теләге этәргеч булды. Һөнәри бәйгенең республика этабында Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төркем тәрбиячесе номинациясендә икенче урынга лаек булдым. Әлеге чара балаларны туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның бай мирасы белән таныштыру теләге белән янып эшләүче тәрбиячеләр өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да, яңа алымнарга өйрәтүче, таныштыручы остаханә дә булды.

Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төркем тәрбиячесе номинациясендә без эшчәнлекләрне татар телендә күрсәттек. Бәйгегә әзерлек эше хезмәттәшләр, өлкән тәрбиячебез белән берлектә оештырылса да, башка район балалары белән татар телендә аралашуда кыенлыклар килеп чыкмасмы, дигән борчу күңелдән китмәде.

Зона этабын үткәргән Кукмара районының 5нче Йолдызлык балалар бакчасы һәм йомгаклау этабын үзләрендә кабул иткән Казан шәһәренең 346 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның татар телендә җиңел аралашулары безне сокландырды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы оештырган түгәрәк өстәл утырышында катнашу хәлиткеч этап булды. Мәгарифне үстерү институты белгечләре һәм жюри әгъзалары биргән сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап биреп, без профессиональлекне күрсәтергә тырыштык. Шул ук вакытта әлеге түгәрәк өстәл барыбызны да борчыган проблемалар турында фикер алышу һәм эчкерсез аралашу өчен файдалы эш форматы да булды.

Хезмәттәшләрем, сезгә ихлас күңелдән киңәшем: һөнәри бәйгеләрдә актив катнашыгыз. Алар яңа мөмкинлекләр ача. Бәйгедә зур нәтиҗәләргә ирешү өчен бай эш тәҗрибәсе, белем һәм ныклы әзерлек мөһим. Сынаулар вакытында көтелмәгән очраклардан чыгу юлларын эзләп таба белергә әзер булыйк. Бәйгегә авыр йөк итеп карамаска кирәк, анда катнашып уңай тәэсирләр алырга, яңа фикердәшләр, дуслар табарга бу мөһим чара булып тора. Бәйгене оештыручыларга, бигрәк тә районыбыз җитәкчеләренә, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Камил улына, мәктәпкәчә тәрбия бүлеге методисты Гөлнара Фирдәвес кызына, бакчабыз мөдире Зөһрә Фәрит кызына, методик оешма җитәкчесе Фәридә Фирдәвес кызына һәм хезмәттәшләремә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Бүгенге көндә әти-әниләрнең туган телне өйрәнүгә мөнәсәбәтләре төрле булганда, тәрбиячеләрнең татар телендә тәрбия бирү эшенә аерым игътибар итүләренә куанырга кирәк. Без һәр көн тамчылап-тамчылап милли мәгарифнең киләчәгенә нигез салабыз: балалар безнең шөгыльләрдә татар телен яратып өйрәнсәләр, сабыйларының уңышларын күреп, әти-әниләрнең ышанычлары ныгыса, аларның алга таба татар телендә белем алырга, туган тел байлыкларын үстерергә, милләтебезгә файдалы итеп тәрбияләргә теләкләре булачак.

Агымдагы елда әлеге бәйгенең Россия күләмендә дә үткәрелүе безнең көндәлек эшебезнең никадәр мөһим һәм җаваплы булуын ассызыклый. 

Ясамадым олы ачышлар,

Менгәнем юк минем галәмгә.

Бары гади тәрбияче булып

Хезмәт итәм шушы галәмдә.

erid: 2VtzqwTSgT9

Мин бәхетле, нәни күңелләргә

Бәрәкәтле орлык сибәмен.

Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын,

Хыялларын шундук сизәмен.

Мин бер гади тәрбияче булып,

Хезмәт итәм бүген тормышта.

Һәр нәнием язылмаган роман,

Һәр шөгылем маяк тормышка.

Илһамия Васильева, 
Карадуган балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларны тәрбияләү

erid: 2VtzqwTSgT9