Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бакча балалары - табигать дуслары

«Экояз» конкурсы кысаларында бистәнең 3нче номерлы балалар бакчасында «Без - табигать дуслары» дип исемләнгән экологик олимпиада булып узды.

Балаларның экологик белемнәрен тулыландыру, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү максатында үткәрелүче чарада бистәнең өченче һәм дүртенче номерлы балалар бакчалары катнашты. Командалар арасында уен-ярышлар, табышмаклар, пазл җыю кебек ярышлар үтте. Балалар уеннарда актив катнаштылар, барлык биремнәрне дә зур кызыксыну белән үтәделәр һәм үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Дуслык җиңүе белән тәмамланган ярыштан соң һәрбер балага истәлекле медальләр тапшырылды. Малайлар һәм кызлар шундый эчтәлекле һәм шул ук вакытта бик кызыклы үткән чарада катнаша алуларына чиксез шат иделәр.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы экояз бәйгесе