Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Бакчага балалар яратып йөрсен!» - диде Президент

Бакчаның мәктәп белән янәшә булуы да әти-әниләргә олы куаныч.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Норма җирлегендә яңа салынган «Тургай» балалар бакчасы ачылышында катнашты.

Килгән кунакларны җирлек балалары милли рухта җырлап-биеп каршы алды. Рөстәм Миңнеханов балаларны, әти-әниләрне, бакча коллективын яңа сафка баскан биналы булулары белән котлады, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Бүген гаять мөһим вакыйга – республикабызда янәдән яңа балалар бакчасы сафка басты. Сабыйларыбыз – безнең киләчәбез, ә киләчәкне кайгырту – изге бурычыбыз, – диде Рөстәм Нургали улы. – Бик матур киләчәгебез бар, гүзәл республикабыз бар! Бакчага балалар яратып йөрсен! Әлерәк кенә, төзекләндерелгән чишмә турысыннан үттек, Балтачта күркәм эшләрнең даими башкарылып торуын күрдек. Балтач районы актив рәвештә үсеш кичерә – яңа объектлар ачыла, җәмәгатьчелек урыннары төзекләндерелә. Безнең бурыч – республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатларын менә шушылай гел яхшыртып тору».

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» дигән республика акциясе кысаларында Президентыбыз, район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергәләп, беренче сыйныфка баручы укучыларга портфельләр бүләк итте. Бакча төзелешен башкарган «Булгарстройкомплект» оешмасы җитәкчесе Әзһәр Шәйхетдинов мөдир Айгөл Ганиевага тантаналы шартларда символик бакча ачкычы тапшырды. Аннан соң кунаклар 120 урынлы бакча эченә үтте, бинаның эчке төзелеше белән таныштылар, биредә Президент барлык шартлар да тудырылуын билгеләп узды.

«Тургай» балалар бакчасында сабыйлар өчен бар яктан да үсеш мохите булдырылган, биредә инглиз теленнән дә күнекмәләр булачак, рәсем, музыка, бию серләренә дә төшендерәчәкләр, нәфис гимнастика да көтелә.

Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ачкан балалар бакчасының игелеген күрергә язсын, ул як авылларда яшәүче сабыйларның күңел нурына, йөз аклыгына әверелсен! Бакчаның мәктәп белән янәшә булуы да әти-әниләргә олы куаныч. Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Тургай балалар бакчасы яңа бакча