Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бала белән тәрбияче арасындагы күпер (+фото)

Балтач, авыл урамнары бушап калса да, һәрбер гаиләдә тормыш кайный, балалар көнозын укый. Бу сүзләрне мәктәптә белем алучы балаларга карата гына әйтүем түгел, балалар бакчасына йөрүче малайлар һәм кызлар да көннәрен нишлик инде дип уздырмый.

Башта тәрбиячеләр җибәргән биремнәрне үтәп, шулар аша моңарчы алган белемнәрен ныгыталар, бары аннан соң гына уенга вакыт табалар. Әле анда да тәрбиячеләребез ярдәм итә аларга, төрле кызыклы уеннарны тәкъдим итәләр. Дөрес, бакча баласын да нигә азаплыйлар инде диючеләр бардыр. Тик менә бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә балалар рәхәтләнеп эшли ала торган биремнәр бирелә. Биредә без - әти-әниләр балалар белән иртәнге гимнастиканы да башкарабыз, математика эшчәнлеген дә алып барабыз, рус теленнән яңа темалар үтәбез, музыкада җырлыйбыз, өй шартларында көй чыгарып та карыйбыз, гомумән алып әйткәндә, баланың бакча режимын онытмаслык итеп, дәресләргә кызыксынуларын югалтмый торган итеп шөгыльләр алып барабыз. Тәрбиячеләрбез Марина Михайловна һәм Әлфия Рашитовна биремнәрне җибәреп кенә калмыйча, авырлыклар туса аларны чишәргә ярдәм итеп, һәрбер баланың эшен мактап, очар канат та куялар. Әле болардан тыш, төркемебездә дуслык җепләрен тагын да ныгыту максатыннан, туган көннәрен уздыручы балаларны котлап, видео язмага җыр, шигырьләр дә төшереп җибәрәбез. Менә шулай кайный тормыш. Дөрес, балалар бакчаны сагынды инде. Аларның сагынуын шушылай аралашып булса да киметә апалары. Иртәдән кичкә кадәр һәрбер балага вакыт табып, аларга күңел җылысын өләшкән тәрбиячеләребезгә рәхмәтләребезне ирештереп, һәрбер әти-әнигә сабырлык телисе килә. Янәдән тормыш тизрәк үз агымына кайтыр дип ышаныйк.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы дистанцион уку