Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бала шәхесен үстерүдә экологик тәрбиянең әһәмияте (фото)

Урамда яисә башка җирдә мәктәпкәчә яшьтәге бала белән очрашкач, телгә килгән беренче сорау: "Син кем малае яки кызы?". Бала зур горурлык хисләре белән әти-әнисенең исемен атый. Аның сүзләреннән үк әти-әнисен никадәр яратуын аңлап була. Ә бит әле ул табигать баласы да.

Табигатькә сакчыл караш бала дөньяга аваз салган көннән башланырга тиеш. Хәзерге вакытта табигатьне, аның байлыкларын саклау һәм алардан дөрес файдалану проблемасы бик актуальләшә бара. Чөнки без үзебез дә табигать белән тыгыз бәйләнештә яшибез, аның кечкенә бер кисәкчеге булып торабыз. Тәрбияче буларак минем максатым - балаларда әйләнә-тирә мохиткә кызыксыну уяту, табигатьтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү, табигать һәм анда яшәүче җан ияләренә карата миһербанлы караш тәрбияләү.
Тәрбия эшемдә шушы максатны куюга, билгеле инде, табигатьнең экологик халәте начарлануы этәргеч ясады. Җирдәге тереклекне саклап калу проблемасы көннән-көн кискенләшә бара. Француз океанологы Жак Кусто моны: "Элек табигать кешене өркетеп торды. Хәзер исә кеше табигатьнең үзен куркыта", дип бәяләде. Аерым илләрдә экологик хәл кризис дәрәҗәсенә җитте. Мохитнең пычрануыннан килгән зыян ел саен берничә миллиард доллар белән исәпләнә. Бу проблемалар безнең Татарстан Республикасын да читләтеп үтмәде. Республиканың табигый тирәлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча иң начар экологик хәл Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә күзәтелә. Монда атмосфераның, җир өсте һәм җир асты суларының пычрануы, шулай ук көнкүреш һәм промышленность калдыкларын үтильләштерү проблемалары кискен тора.

Ә безнең тирә-ягыбыз ни хәлдә? Шушы сорауга җавап табу нияте белән без үзебезнең якта үсүче агач-куак, үләнчел үсемлекләр, кош-кортлар турында мәгълүмат тупладык. Балаларны үзебезнең якның табигате, аның табигый һәйкәлләре белән таныштырдык, экологик сукмак буйлап сәяхәт, экскурсияләр оештырдык. Шушы белемнәребезне әти-әниләргә җиткерү зарурлыгы килеп басты, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге баланы тәрбияләүдә шәхси үрнәк, димәк, әти-әнинең экологик яктан белемле һәм тәрбияле булуы аеруча мөһим. Әти-әниләрне бакчага чакырып балаларның табигать почмагында эшчәнлеген, экологик шөгыль һәм күңел ачу кичәсен тәкъдим итттек. Экологик теманы яктырткан ата-аналар җыелышлары уздырылды. Анда әти-әниләрнең табигатькә карата мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен анкеталар тутырттык һәм үзебез өчен нәтиҗә ясадык.

Бала табигать белән китап битләре аша түгел, ә якыннан торып аралашканда гына, ул аның күңелендә тирән эз калдыра. Шундый тәрбия алган балалар киләчәктә дә югалмас, табигатьнең матурлыгына сокланыр, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртер.
Гөлсәрия Габдрахманова,
Түбән Кенә балалар
бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250