Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр сихрилек белән каршы алалар (фото)

Бистәбезнең дүртенче номерлы балалар бакчасы һәр иртән балаларны төрле сыннар, сихрилек белән каршы ала һәм кичен җем-җем ялтыраган чыршылар белән озатып кала. Көн дә шушы гүзәллекне күрергә ашкынып бара сабыйларыбыз һәм көн дә бер яңалык табып, шуңа мөкиббән китәләр.

Һәрбер балалар бакчасы һәм мәктәп коллективлары балаларның күңелен күрү, шушы чорда гына булса да бөтен тирә-юньне могҗизага күмү максатыннан сыннар ясап, фанерлардан киселгән әкият геройлары белән тәрбия һәм белем бирү учреждениеләренең яннарын бизи. Бик авыр һәм җаваплы эшләрендә әлеге өлкәдә эшләүче һәркемгә рәхмәт әйтеп, баш иясе килә. Үзләре бала үстергән әти-әни генә әлеге сыннарның балалары өчен нинди мөһим булуын яхшы аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250