Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчасына янәдән түләү арта

Яңа елга аяк атлап керүгә түләүләр җайлап арта башлый: коммуналь хезмәтләр, газ, балалар бакчасы … Ләкин соңгысы бигрәк тә борчуга сала, чөнки болай да аена ике балага хәйран гына акча чыгарып салырга туры килә. Әле Яңа елдан соң ансы тагын да артса, нишләргә кирәк?!

Түләүләрнең артуы нәрсәгә бәйле соң? Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, әлеге үзгәрешләр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген финанслауга чыгымнар күтәрелү, шул исәптән ризыкларга бәя үсүгә бәйле. Моннан тыш, әти-әниләр түләргә тиешле сумма бакчаның төренә, аның эш сәгатьләренә һәм балага ничә яшь булуына бәйле. Мәсәлән, бүген балалар бакчасында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге бала өчен әти-әниләр 2770 сум түли. Ә киләсе ел башыннан әлеге сумма 227 сумга артып, 2997 сум булачак.
Инде бәя артасына ияләнеп тә барабыз кебек, аны тиешле эш буларак кабул да итәбез, тик болаерак арткан бәяләр артыннан әти-әниләр куып җитә алырмы? Әти-әниләр түли торган сумманың бер өлеше кире кайтарылу гына йөрәккә «сары май» булып ята ятуын, инде ансын гына бетерә күрмәсеннәр.
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/component/k2/item/18915

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев