Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар түгел, әти-әниләр үзгәрә (фото)

Балтач районындагы "Романтик" лагеренда республика гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан балалары да ял итә.

Әби-бабайга кунакка кайткан җирдән күмәк ял итәргә дә вакыт табалар. Быел җәй 300дән артык малай һәм кыз күңел ачып, сәламәтлеген ныгыткан. Арада өчәр сменага калучылар да бар.

Өч смена да туйдырмый
- Районда стационар лагерь булу - бәхет ул. Кайбер төбәкләрдә юк та бит әле. Бөтен кешенең дә кыйммәтле юллама сатып алырга мөмкинлеге булмый. Ә бездә ике мең сумга да яхшылап ял итәргә була. Бер тәмен белгәннәр икенче елны да килә. Әйдаманнар туплау авыррак, әлбәттә. Элек педагогия көллиятләре студентлары практика уза иде. Хәзер төркемнәр азрак булгач, бөтен республикага да җитеп бетмиләрдер, күрәсең. Лагерь җитәкчесе, ял файдалы үтсен өчен, бөтен тырышлыгын куя. Район мәктәпләре дә актив катнаша. Лагерьдагы йортлар елдан-ел яңартыла. Өч смена эшен төгәлләде инде. Дүртенчесе спорт юнәлешендә оештырылачак, - ди район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Резидә Гаязова.

Балтачта яшәүче 9 яшьлек Венера Баһавиева быел өч смена ял иткән. "Дүртенче тапкыр киләм инде. Әти-әниләрне сагынсам да, монда бик рәхәт. Отрядларда, мәйданчыкларда күңел ачу кызык. Әле менә "Нептун" көнен бәйрәм иттек. Бер-беребезгә су сибешеп уйнадык", - ди ул.

Өченче мәртәбә килүче Ислам Хәбибуллин да шушы районныкы. "Наратлар үскән җирдә һавасы да башка. Ашау да тәмле. Дискотекаларны көтеп алабыз. Һәр көнебез файдалы үтә. Бер көнне серле сандыкны ачар өчен бергәләшеп ачкыч эзләдек. Ә ул сорауга җавап бирмичә ачылмый", - ди Ислам.

Элек урман эчендә "баллы" агачны да эзли торган булганнар. Хәзер еланнар күп булгач, анда керергә рөхсәт итмиләр.
Баш катыру яклы түгелмен
Узган ел Казан әйдаманнары "Шаяннар-тапкырлар" юнәлешендә смена оештырганнар. Лагерь җитәкчесе Нурзада Сәмигуллин сәләтле балалар өчен читтән белгечләр чакыртуны хупламый. "Балалар җәй көне ял итәргә тиеш. Аларны "акыллы баш"ларга бүлеп, баш катыру яклы түгелмен. Рәхәтләнеп чапсыннар, сикерсеннәр. Аның өчен кисәтүләр ясамыйбыз. Мин сиздермичә генә читтән күзәтергә яратам. Тәртипсезләнергә юл куймыйбыз. Кайчакларда булгалый. Мәсәлән, бер малай волейбол сеткасына китерә дә суга, китерә дә суга. Аптырагач, кисәтү ясадым. Менә монысы тәртипсезлеккә керә инде", - ди 17 ел директор булып эшләүче Нурзада абый.

Җәй буе яңгыр яуса да, явым-төшем балаларның ялын бозмаган. Күңел ачу чараларын клубта оештырганнар. Районда барлык оешмалар да үз чарасын уздырырга тырыша икән. Форпост, янгын сүндерүчеләр, мәдәният, социаль яклау, хокук саклау белгечләре бәйгеләр дә үткәрә, бүләкләр дә өләшә. Шәмәрдәндәге юл һәлакәтенә очраучыларга яр­дәм итүчеләр дә Балтач үсмерләре белән очрашырга килгән. Кинолар, мәктәп укучылары үзләре әзерләгән спектакльләр күрсәтәләр. Кичке якта әйдаманнар төрле чаралар оештыра.
Әйдаманнар, сез кайда?
Балалар арасыннан әйдаманнарны аерып алып та булмый хәтта. Кайберәүләре үзләре дә сабый кебек кенә. Ильвина быел Арча педагогия көллиятен тәмамлаган. Тәрбиячелеккә укыган. "Уртак тел табам. Тәртибе начаррак булганнарның әти-әниләре белән дә сөйләшәбез. Алар, катырак торыгыз, дигән булалар, - ди. - Акыл сәләтен үстерә торган уеннарны күбрәк яраталар. Берсенең дә тик утырасы килми. Кунаклар, белгечләр килүен көтеп кенә торалар. Актив яшьләр белән эшләү җиңел".

Мәдинә Галимова - Арча кызы. Лагерьга үз теләге белән килгән. "Балалар белән эшләргә бик яратам. Отрядта 15 яшьлекләр дә бар. Барысы да тыңлыйлар", - ди ул.

Әйдаманнар проблемасын Нурзада Сәмигуллин да күтәрде. "Булачак укытучылар, тәрбиячеләр җәй көне тәҗрибә тупларга тиеш. Кайберләрен күрше-тирә районнардан чакырабыз. Бер эшләгәннәр кабат килә. Элек бер отрядта бер әйдаман булса, хәзер икәү эшлиләр. Җаваплылыктан куркалар. Без заманында баянда да уйнадык, әйдаман да булдык", - ди җитәкче.
Ник туңдырма, чипсы юк?
Бу сорау - директорның иң үзәгенә үткәне бугай. Балалар түгел, әти-әниләре алҗыта икән әле. Балаларына тәм-том бирүләрен таләп итәләр. "Өендә нәрсә ашата икән бу әти-әниләр дип аптырап бетәм. Ашау бик яхшы. Балалары урамда ачлы-туклы йөргәннәр әйтә моны. Без тендер аша үткән ризыкны гына бирә алабыз. Баллы кукуруз, туңдырма, чипсылар ашата алмыйбыз. Кайбер әти-әниләр, балабыз ботка, эремчек ашарга өйрәнде, дип сөенә. Мәктәпкә барыр алдыннан: "Әни, бүген нинди ботка пешердең?" - дип сорыйлар икән. Балалар түгел, әти-әниләр үзгәрде бүген", - ди Нурзада Гәрәевич.

Сәламәтлек мәсьәләсенә аеруча игътибар итәләр монда. Элек балалар йокыдан иртәнге сәгать 7дә уянса, хәзер бер сәгать күбрәк йоклыйлар. Бу - СанПин таләбе. Иртә белән йөгерүне бетергәннәр. Чөнки хәлләре бетеп, егылучы балалар да булган. Лагерьда моннан баш тартканнар. Хәзер музыка астында күнегү ясыйлар.

- Бер елны пенсиядәге шәфкать туташын эшкә чакырган идем. Баксаң, баланың тамагы авыртса да, теше сызласа да, "ашыгыч ярдәм" чакырта икән бу. Кыска вакыт эчендә 11 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Безгә исә, "Романтик"та балалар нигә күп авырый, дип шикаять белдерделәр. Балалар белән эшли белмәгән шәфкать туташын эштән җибәрергә туры килде. Үз эшен белә, җиренә җиткереп башкара торган белгечләр булганда балаларның ялы файдалы да, рәхәт тә үтәчәк. Ялны оештыруда киңәшләре белән ярдәм иткән, безне һәрчак күзәтүдә тоткан мәгариф идарәсе башлыгы Алия Зәкиевага да рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Нурзада абый.
("Ватаным Татарстан", /№ 114, 05.08.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250