Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларга тәрбияне рәсем аша да төшендерү отышлы

Балаларга ярый-ярамыйны рәсем сәнгате аша төшендерү мәгарифтә үтемле алым буларак кулланыла.

Бала һәр рәсемне үзе ясаса яки әти-әнисе белән берлектә тырышса, башына барыбер ни дә булса сеңдерә. Ә инде өй эшен әти-әни генә хәзерләп бирсә, ул очракта баланың ни дә булса аңлап калуы икеле.

Әнә, Норма мәктәбендә дә балалар кышкы бозлы юлларда сак булырга кирәклегенә рәсем ясап төшенә. Уңышлы килеп чыкканнарыннан күргәзмә дә эшләп куйганнар. Әле чын-чынлап кышка керүебез Яңа ел алларыннан гына булды, аңарчы балаларны елгалардагы бозга керүдән тыеп торырга туры килде. Бу юнәлештә дә Норма мәктәбендә "Сак булыгыз, юка боз", "Юка боз алдандыра" дигән темага нигезләнеп рәсемнәр ясарга биргәннәр.
Балалар тырышкан, осталыклары күренеп тора. Рәсемнәрне дә матур ясаганнар, теманы да ачып бирә алганнар. Моннан тыш та мәктәпләрдә рәсемнәр төрле темаларга иҗат ителә, ләкин менә бу актуальлеге, мәгънәле булуы белән күзгә ташланган сурәтләр игътибарны аеруча да җәлеп итә. Зурлар онытып җибәргән кисәтүләр дә бар монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250