Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларына Яңа елга нәрсә бүләк итәргә җыеналар?

Казанда Яңа ел уңаеннан балаларга татлы бүләк җыю өчен 61,9 млн сум акча тотарга планлаштыралар.

Акча шәһәр бюджетыннан бүленәчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда.

Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 155 меңгә якын бүләк әзерләнәчәк. Бер «татлы тартма» ның бәясе - 400 сум.

Бу җыелмада 700 г тәм-том ятачак дип хәбәр ителә: төрле конфетлар, вафель, шоколад, мармелад батончиклар, банан-йогурт эчлекле бисквит пирожный, шоколадлы зефир һәм сок. Әлеге җыелмага юл билгесе сурәтләнгән, яктылыкны кире кайтара торган сары төстәге наклейка да керәчәк.

Бүләкләрне 2024 елның 31 декабренә кадәр 326 балалар бакчасына һәм 213 мәктәпкә җибәрергә ниятлиләр, дип яза «Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел бүләге