Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү оешмасы урта мәктәп программасын үтеп, аттестат алыр өчен минималь балларны билгеләде.
Русс теленнән минималь балл 24 булачак, математиканы профиль буларак укыганнар өчен 27 балл, ә база өлешен укыганнар өчен 5тән 3не җыярга кирәк булачак.
Югары уку йортларына укырга керү өчен дә минималь баллар билгеләнгән. Ул түбәндәгечә: русс теленнән - 36, математика - 27, физика буенча - 36, химия фәненән - 36, информатика һәм ИКТдан - 40, биологиядән - 36, тарихтан - 32, географиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 42, әдәбияттән - 32, чит телләрдән - 22 баллдан да ким җыймаганнар гына студент булу хокукына ия.
Фото: http://obrnadzor.gov.ru/ru/press_center/news/index.php?id_4=4220
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев