Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары безнең заман герое белән очрашты (фото, видео)

Гимназиядә Госман Хәсәншин белән бик үзенчәлекле очрашу үтте.

Адәм баласының гомере туганнан алып төрле формаларга керә, ул үз гомерендә белем дә ала, үсә төшкәч гаилә кора, аңа кайгы кичерергә дә, шатланырга да туры килә. Әмма бар кеше дә бертөрле тормыш юлы үтми. Кемнәрдер бик якты йолдыз булып яна, кемнәрдер гел башкаларга ярдәм итеп аларга тормышта маяк булып яши. Ә кемнәрдер үз һөнәрләрен табып, шул хезмәттән ямь табып, аларны башкаларга да өйрәтә.

Норма авылында яшәүче Госман Хәсәншин нәкъ менә шундыйлардан. Ул 13 ел балаларга география фәненнән белем биргән. Аннан төзелеш эшләренә күчкән. Инде озак еллар сувенир сандыклар, оригами ысулы белән ваза, чәчәк, аккош, ракета, корабльләр ясый, шпагат бавынннан себерке, келәмнәр, кер баулары, мал арканнары үрә, фотоальбом, блокнот, паспорт тышлыклары ясый, открыткалардан диван, ваза, шкатулкалар тегә. Усак агачыннан омулет-тәкыяләр тезә, таба майларга канатлар бәйли.

Гимназиядә үткән очрашуда ул алар хакында бик озак итеп сөйләде. Очрашу Госман абыйның бертуган сеңлесе Сәрия апаның оныгы Иркә укыган сыйныфта үтте.

Госман абый бик бала җанлы кеше. Очрашуны да ул кызык итеп оештыра алды, эшләгән эшләре хакында да сөйләде, балаларга сораулар биреп аларны уйланырга да мәҗбүр итте. Укучылар гади генә материаллардан да күз явын алырлык сувенирлар ясап булганын күреп гаҗәпләнделәр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Госман