Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары укытучылар белән саубуллаша (фото)

Кыңгыраулы мәктәп еллары! Әле генә сабыйларыбыз 1сыйныфка укырга кергән иде. 4 ел сизелми дә үтеп киткән.

Менә инде балаларыбыз башлангыч сыйныфны бетерделәр. Сыйныфыбыз гади генә түгел, ә чын инженерлар классы. Шушы 4 ел эчендә безнең сыйныфка Балтач гимназиясе укытучылары тарафыннан зур көч куелды. 

Укытучы һәр кеше тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Хөрмәтле сыйныф җитәкчебез Алсу Камилевна! Сез һәр бала тормышына үз сулышыгызны керттегез. Балаларыбызга җан жылыгызны, көчегезне бирдегез. Әти-әни күрми калган кайбер үзгәрешләрне сез вакытында тоеп, мөһим сүзләр әйттегез. Рәхмәтебез чиксез сезгә!

 

gimnazia

Балаларыбызга үз көчен керткән Гүзәл Карамовна, Әлфия Әмировна, Миләүшә Гариповна! Биргән белемнәрегез чиксез! Без сезнең белән горурланабыз! Гаиләләрегезгә бәрәкәт, җаныгызга тынычлык, сәламәтлек телибез. Сезгә һәрвакыт тырыш укучылар, яхшы әти-әниләр юлдаш булсын. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт хөрмәтле укытучыларыбыз!

4 И сыйныфын тәмамлап, тырышып көч куйган укучылар сыйныф җитәкчесе Алсу Камилевна белән Казан шәһәрендә урнашкан Lazerland уен мәйданында күңелле ял итеп кайттылар.

Балтач гимназиясенең 4 И сыйныфы әти-әниләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев