Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә милли мәгарифтәге көнүзәк мәсьәләр хакында сөйләштеләр (+фото)

Балтач гимназиясендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли үзаӊ тәрбияләү» темасына район семинары булып узды. Семинарда районныӊ төп һәм урта гомуми белем мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Семинарда катнашучылар игътибарына Идрисова Нурсөя Мөхәрләм кызы, Гайнуллина Рәмзинә Фәрид кызы, Гыйниятуллина Диләрә Ханнан кызы тарафыннан ачык дәресләр тәкъдим ителде. Әхмәтова Рәйсә Шамил кызыныӊ “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мотивлаштыру алымнары” дип аталган осталык дәресендә мөгаллимнәр укучыларны белем алуга кызыксындыруныӊ отышлы ысуллары белән таныштылар.

Күп бәйгеләрнеӊ җиӊүчеләре буларак танылган, Хәкимҗанова Алсу Илдар кызы җитәкчелегендәге 3нче А сыйныфы укучылары башкаруында Т.Миңнуллинныӊ “Акбай SOS” исемле спектаклен карадылар. Директор Айгиз Рафил улы Балтач гимназиясенеӊ милли мәгариф үзәге буларак эшчәнлеге белән таныштырды. Габделганиева Чулпан Мөдәрис кызы, Хаҗиева Фәния Рәкыйп кызы көче белән әзерләнгән күргәзмә һәм “Автографлар музее” да семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Семинарны йомгаклап, түгәрәк өстәл барышында укытучылар милли мәгарифтәге көнүзәк мәсьәләргә тукталдылар. Телләрне үстерү һәм саклауга юнәлтелгән дәүләт прораммалары, тел һәм әдәбият дәресләрендә функциоаналь грамоталылык, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыруга кертелгән яӊалыклар, олимпиадаларга әзерлек турында фикер алыштылар.

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар