Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укучылары Санкт-Петербургта сәяхәттә булдылар (+фото)

Тарихи шәһәргә экскурсия «Жемчужины России» бөтенроссия программасы кысаларында оештырылды.

Мәгариф һәм фән министрлыгының «Жемчужины России» программасы аша Балтач урта мәктәбенең 10 һәм 11 сыйныф укучылары Питерга һәм Мәскәү шәһәрләренә барып кайтты.

"Истәлекле мизгелләрнең иге-чиге булмады. Питер безгә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте!» - ди укучылар.

Егет-кызлар Петропавловск крепостенда, Дәүләт рус музеенда,  "Петровская Акватория" музей-макетында һәм  шәһәрнең башка истәлекле урыннарында булдылар, Санкт- Петербургның иң кечкенә һәйкәле булган "Чижик- пыжик"ка теләк теләп акчалар салдылар. Кайтыр юлда Мәскәү шәһәренә тукталып, биредә дә истәлекле урыннарга сәяхәт ясадылар.

erid: 2Vtzqv1AZW9

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: питер

erid: 2Vtzqv1AZW9