Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме (бик күп фото)

4 сыйныфны тәмамалаучы 98 укучы өчен чыгарылыш кичәсе оештырылды.

Әле генә беренче сыйныфка укырга килгән балалар инде быел дүртенче сыйныфны тәмамлап, зурлар ягына аяк бастылар. Бу класс укучылары өчен дистанцион уку да туры килде, ул вакытта да сынатмыйча, матур итеп белем алды алар.

4-а, 4-б, 4-в, 4-г... Балтач мәктәбенең иң күп балалы классларының берсе бу. Шушы сыйныфларда укучы балаларга Ләйсән Илдаровна, Фәридә Раифовна, Елена Юрьевна, Лилиана Рашидовна белем бирде.

Бүгенге бәйрәм башлангыч мәктәп белән саубуллашырга вакыт икәнен тагын бер кат искәртте, күпләрнең күзләрендә яшь иде. Беренче укытучыларыннан аерылырга теләмәгән укучылар да булды. Мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева андыйларны да юатыр сүзләр тапты. Аларның тагын да зур үсүләрен, киләсе беренче сыйныфлар өчен бу чыгарылышның әйдаман булып торасыларын искәртте.

Әлеге кичә барышында күп кенә теләкләр теләнде, матур сүзләр әйтелде. Иң мөһиме һәрбер бала сау-сәламәт булсын. Алда тагын да зур уңышлар юлдаш булсын һәркайсына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш