Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мөгаллимнәре Бөтенроссия «Туган тел» форумында катнашты (фото)

Котлыйбыз!

12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия «Туган тел» форумын уздырды.

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 800 гә якын делегат чакырылды.

Форумда мәгариф идарәсе методисты Ф. Т Сабирова, Карадуган гимназиясе директоры Г. Ф. Зарипова, Кенә төп мәктәбе директоры Р. В. Низамиев, Балтач мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. И. Хәйруллина, Түнтәр мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л. М. Нәкыйпова, "Мәктәптән тыш эшләр үзәге«неӊ өстәмә белем бирү педагогы Р. Ф. Бәдретдинов, Чепья балалар бакчасы тәрбиячесе Халилова Э. Ш. катнашты.

14 нче ноябрь көнне Казан шәһәренеӊ «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узды. Чарада Б. Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе директоры Зарипова Гөлсинә Фаил кызына «Татарстан Республикасыныӊ Атказанган укытучысы» дәүләт бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев