Балтач мөгаллимнәре теплоходта ял итте
Биредәге матурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый.
Республика профсоюзы һәм Балтач территориаль оешмасы ярдәмендә безнең район педагоглары 15-17 майда Казан-Түбән Новгород-Казан маршруты буенча теплоходта ял итте.
Алар шәһәрләр буйлап экскурсиядә булдылар, табигать матурлыгына сокландылар, яңа танышлар таптылар.
— Хәзерге круиз шул яктан уңайлы, өске палуба тулысы белән туристлар өчен тәгаенланган: биергә, үзара аралашырга, уң һәм сул як ярларны күзәтергә мөмкин. Андагы матурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый, — дип тәэсирләре белән уртаклаштылар районыбыз мөгаллимнәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев