Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары умартачылык һөнәренә өйрәнә

2016 нчы елдан бирле Балтач районында BaltasiJuniorSkils бәйгесе үткәрелеп килә

Ул үзе дә шушы авылда туып үскән. «Нәселебездә элек-электән бу һөнәр белән шөгыльләнгәннәр. Бабам сугыштан яраланып кайткач авылның умарталыгын карау аның өстендә булган. Умарта тоту элек бик дәрәҗәле һөнәр саналган. Кызганыч хәзер авыл җирлегендә кортчылык белән шөгыльләнүчеләр кими бара. Шуңа да районда аграр класслар ачылгач, бу эшкә бик теләп алындым. Биредә без укучыларны умарта кортларын ничек асрарга, ничек үрчетергә, алардан нинди продукцияләр алып булганлыгын, төрле инвентарьлардан ничек файдаланырга өйрәтәбез. Узган ел Җәлил хәзрәт Фазлыев балаларга шөгыльләнергә уңай булсын өчен Германиядән чакмый торган кортлар кайтарткан иде. Әмма бу төр кортларга кыш чыгу уңайсызрак. Әгәр кечкенәдән бала күңеленә салсаң, ул кызыксынып китеп, үскәч нәкъ менә шушы һөнәрне сайларга мөмкин», — дип сөйли ул.

2016 нчы елдан бирле Балтач районында BaltasiJuniorSkils бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге ярышлар белән берлектә, 2019-2020 нче уку елында «Агротехник юнәлеш» проекты башланып китә. Аның нигезендә мәктәп базаларында агро юнәлешләр буенча берләшмәләр ачылды. Проектның максаты булып, укучыларны билгеле бер һөнәр сайлап алу һәм әзерләү генә түгел, аларда авыл хуҗалыгына хезмәткә уңай мөнәсәбәт һәм үз җирлегенә кирәкле шәхес әзерләү.

Фәния Лотфуллина

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев