Балтач урта мәктәбендә әдәби бал узды (фото, видео)
Әдәби балда катнашучылар вальс әйләнде, Мария Субаеваның флейтада уйнавын тын да алмый күзәтте.
Балтач урта мәктәбендә әдәби бал узды. Чара А. С. Пушкинның тууына 225 еллыгына багышланган иде.
Җылылык, матурлык, сафлык, яшьлек... Күңелдә кайнаган бу хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкинме соң? Йөрәкләр башкача типте, күңелләр башкача уйланды бу кичтә.
Әдәби бал барышында укучылар бөек шагыйрь яшәгән чорның шаһитлары булды. Егет-кызлар аның белән бергә шатланды, кайгырды, кыскасы шул чор мохитен күңелләре аша үткәрде.
Әдәби балда катнашучылар вальс әйләнде, Мария Субаеваның флейтада уйнавын тын да алмый күзәтте. Балдан һәр кеше зур тәэсирләрбелән таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев