Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач агачларга баеды (+фоторепортаж)

Урман атналыгы кысаларында Балтач мәктәбе активистлары район экологлары белән берлектә агач утырттылар. 

Республикабызда, шул исәптән районыбызда да язын-көзен агач утырту матур гадәткә керде һәм елдан-ел киңрәк колач ала бара. 

Балтач урта мәктәбе активистлары “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Шубанда 300 төп нарат утыртты. 

– Укучыларыбызның мондый чараларда катнашуы табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләүдән тыш, хезмәт тәрбиясенә дә өйрәтә, – ди директор урынбасары Гүзәл Шиһапова. 
Әлеге күркәм чарада экология юнәлешендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Гүзәл Шиһапова белән район мәгариф идарәсе методисты Римма Бариевага урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Римма Бариева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев