Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач егетләре Казан шәһәренең танк училищесында нишли? (+фото)

Районыбызның 14 мәктәбеннән 10 сыйныфта укучы 64 егет  Казан шәһәренең танк училищесына китте.

Бүген районыбызның 10 сыйныф егетләре Казан шәһәренең танк училищесына юл алды, биредә алар автоматтан ату күнекмәләрен камилләштерә. Аларны район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлекчәсе җитәкчесе Р. Закиров, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Ранил Мөхәммәтгалиев һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары озата китте.

- Моңарчы тормыш иминлеге нигезләре дәресендә алган күнекмәләрне укучылар хәрби җыен вакытында пневматик коралдан атып камилләштерә иде. Быел исә егетләр  Казан шәһәренең танк училищесы полигонында практика уза, – дип аңлатты Ранил Мөхәммәтгалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев