Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары рәсәйкүләм дистанцион конкурста җиңүче ( фото)

Балтач гимназиясенең 5 нче А сыйныфының "Камета" һәм 2 нче А сыйныфының "Луч" командалары 4 нче Рәсәйкүләм дистанцион конкурсның "Есть идея" төркем эшләрендә катнашты.

Бу чара "Яр-Чаллы дәүләт педагогик университеты"ның фәнни-методик җитәкчелеге инициативасы тарафыннан үткәрелгән иде.
Конкурс, укучыларның проект һәм тикшеренү характерындагы мәсьәләләрне чишә белүгә, килеп туган вәзгыять эчтәлеген анализлауга, уртак иҗади эш тудыруга, укучы һәм укытучы арасында бергә эшләү формаларын үзләштерүгә йөз тоткан.
Укучылар җитәкчеләре психолог Әнисә Рәсим кызы Җәләлова ярдәмендә алган биремнәрне зур кызыксыну белән эшләделәр һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Ике команда да 3 нче урынга лаек дип табылды. Афәрин! Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250