Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә хәрби кеше белән очрашканнар

9 нчы декабрь көнне Балтач гимназиясенең 6 А классында сыйныфташымның туганы белән очрашу булды.

Павлов Андрей Петрович "Грозный" ракета крейсерында 2 нче ранглы капитан булып, Кара диңгез флотында хезмәт иткән. Хәзер аңа 76 яшь. Андрей Петрович Балтачта туып-үскән, яшәгән, укыган. Озак еллар Севастопольдә яши, Балтачка кунакка гына кайта. Ул 25 ел флотта хезмәт иткән, бик күп илләрдә булган, диңгез-океаннарны кичкән. Диңгезче булу аның кечкенә чагындагы хыялы булган, һәм ул чынга ашкан.
Андрей Петрович безгә үзенең эше турында сөйләде. Бу эшкә өйрәнү авыр диде, ләкин миңа рөхсәт бирсәләр, хәзер дә диңгез буйлап йөреп кайтыр идем, ди. Үзенең яшь чагындагы фотоларын күрсәтте. Хәрби училищены тәмамлагач, курсантларның һәрберсенә тапшырылган кортигын да алып килде. Бу кортикны тотып карау безгә аеруча ошады.
Аның хатыны,кызы, оныгы һәм оныкларының балалары бар икән инде. Без Андрей Петровичка күп сораулар яудырдык, ул исә аларга тулы итеп җаваплар бирде. Бу очрашу безгә бик кызык һәм күңелле булды.
Арина Антонова, Эльвина Егорова,
Балтач гимназиясенең 6А сыйныфы укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250