Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә Яз гүзәлен ачыклаганнар (фото)

Балтач гимназиясендә Яз гүзәле - 2017 бәйгесе үтте.

"Гимназиябезә ел саен матур гадәт буенча "Яз гүзәле - 2017" бәйгесе уза. Иң элек әлеге бәйгедә башлангыч сыйныф кызлары көч сынашты. Иң матур, иң сөйкемле һәм иң уңган кызлар башлангычта укый икән дигән нәтиҗәгә килделәр чара барышында. Катнашучыларның әзерлеген жюри әгъзалары югары дәрәҗәдә бәяләде. Беренчелекне 4 А сыйныфыннан Камилә Юнысова яулады. Икенче урынны 2 Б сыйныфыннан Айсинә Хәйруллина алды. Өченче урынны 1 А сыйныфыннан Диләрә Муллагалиева белән 3 А сыйныфыннан Таңсылу Хәбибрахманова бүлеште.
Югары сыйныф кызлары арасында да ярыш кискен барды. Җыр- бию белән үрелеп барган бу чараны тамашачы җылы кабул итте. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлау җиңелләрдән булмады. Яз гүзәле исеменә 5 А сыйныфы укучысы Динә Зарипова лаек булды. 5 б сыйныфыннан Энҗе Закирҗанова - икенче, 7 Б сыйныфыннан Алина Кондратьева исә өченче урын яулады, дип хәбәр итәләр Балтач гимназиясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250