Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясенең инженерлык сыйныфы укучылары спектакль куйды+фоторепортаж

Туган телләр елында эш кайный биредә

«Әни була бер генә!”Спектакльнең исеме үк җанны өтеп ала, ана кадерен яши-яши аңлыйсың, ә менә укытучы Чулпан Габделганиева җитәкчелегендәге  Балтач гимназиясенең 2 и инженерлык сыйныфы укучылары аны кыска гына вакыт аралыгында тамаша ролендә утырган беренче сыйныф укучыларына, рольләрне тырышып башкарулары белән, төшендерә алды. Спектакльне сәхнәгә озынайтылган көн төркеме укытучы Ясминә Шәмсетдинова куйды. Ул Арчадагы коллегасының үзе иҗат иткән әсәре аша балаларга тәрбияви йогынты ясый алды, моны спектакльне бирелеп карап утырган балаларны күзәтеп тә әйтеп була. Директор урынбасары Миләүшә Мөэминова балаларны уңышлы чыгышлары белән котлап, мактады, сәхнәдән төшмәскә, гел шулай спектакльләрдә уйнарга, җырлап-биеп яшәргә, тырышып укырга, тәртипле булырга өндәде. Төп ролне Ирек Шакиров башкарды, әни ролендә Нәргизә Зарипова иде. Адел Габдрахманов белән Мәдинә Габдрахманова әниләр турында җыр җырладылар. Спектакльне Рамазан Фәйзрахманов белән Мәйсәрә Абд Эльбари алып барды. Калган балалар җәнлек, күбәләк рольләрендә әсәрне мавыктыргыч иттеләр.

Сүз уңаеннан, гимназиянең һәрбер башлангыч сыйныфы укытучылары  балалар белән спектакльләр сәхнәләштерә. 2 и укучыларының тагын бер спектакль куясылары бар – анысы инглизчә. Аннан соң русча Яңа елга клип эшләргә җыеналар. Туган телләр елында эш кайный биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният