Балтач кызлары — «Яшәү чыганагы – газ!» бәйгесе җиңүчеләре
Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүген «ГазпромТрансгазКазан» белән берлектә оештырыла торган «Яшәү чыганагы – газ!» дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясадылар һәм бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Иң куанычлысы, җиңүчеләр арасында Балтач кызлары да бар. Текст номинациясе, проза юнәлешендә Көшкәтбаш кызы Гөлназ Әхмәдиева – I , Субаш кызы Ильвина Васильева II урын яулады. Кызларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Быел бәйгегә 130дан артык эш килгән.
Фото: «Татар информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев