Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе турындагы китапны кемнәр яза

Балтач урта мәктәбенең 90 елллык юбилее уңаеннан, китап чыгарачаклар.

Быел Балтач урта мәктәбенең 90 еллык юбилее. Шул уңайдан күп китаплар авторы һәм мәгариф ветераны Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов әлеге белем йорты турында китап нәшер итәчәк.
Билгеле, китап чыгару бер кеше тарафыннан гына башкарылмый. Мәгъсүм аганың да ярдәмчеләре бар. Китапның редакторы - мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова. Шулай ук әлеге изге эшкә мәгариф ветераны, шагыйрә Ильмира Кузьмина да ярдәм кулы сузарга теләк белдергән.

Бүгенге көндә китапның кулъязмасы төгәлләнү алдында. Ул ноябрь аенда үтәчәк юбилейга әзер булачак.
Без исә түземсезлек белән бай тарихлы Балтач урта мәктәбе турындагы китапның табадан төшүен көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250