Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә яшь форпостчылар эшли (+фото)

Республикада беренче булып Балтач урта мәктәбенең башлангычлар ягында форпостчылар отряды эшли башлады.

Балаларның үз иницитиавалары белән быелгы уку елында Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан форпост отряды төзелде. Әти-әниләрнең бердәм ярдәме белән исә укучыларга махсус киемнәр дә тегелде.

3-4 сыйныфта белем алучы, мәктәп тормышында актив булган һәм спортны үз иткән Әмир Бариев, Тимур Хаялеев, Артем Федоров, Әсхәт Усманов, Әмир Шәмсетдинов, Алмаз Габдуллин хәзер мәктәптәге тәртип өчен аеруча җаваплы булачак.

Яшь форпостчылар белем көнендә тәүге чирканчык та алды. Бәйрәм барышында алар башлангычларның тәртибе, үз-үзләрен тотышларын күзәтте, тәртип урнаштырды. Шулай ук укучыларны бәйрәм белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров кулыннан таныклык та алдылар.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250