Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбенең балалар-яшүсмерләр оешмасы сафы яңара (+фото)

29 октябрь - Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең туган көне, аңа быел 6 яшь тулды.

Шушы уңайдан Балтач урта мәктәбендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә багышланган тантаналы чара узды. 5-8 сыйныфларда белем алучы 18 укучы әлеге Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы сафларына керде.

Россия мәктәп укучылары хәрәкәте - ул үз-үзең өчен генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләр, гомумән, җәмгыять өчен җаваплылык алырга сәләтле чын лидерлар, шәхесләр өчен менә дигән старт мәйданчыгы. Активистлар төрле социаль әһәмиятле чараларда, акцияләрдә, конкурсларда катнашалар. РДШның яңа әгъзаларына үз иленең чын патриотлары булырга һәм үз антларына тугры калуларын телибез.

Алия Ибраһимова
Балтач урта мәктәбенең педагог- оештыручысы

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия