Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары шар шартлатып ни әйтергә теләгән (фото)

18 ноябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге Норма һөнәр лицее студентлары һәм Балта урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен «тормышың үз кулыңда» дигән чара үткәрде.

Рәниф Галимбәков укучыларны юллардагы үлем статистикасы белән таныштырды, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Шулай ук районның 110 номерлы янгын бүлекчәсе хезмәткәрләре Ренат Шәйхетдинов белән Рафил Шәрәфетдинов юл һәлакәтләре вакытында кешеләрне ничек итеп коткарулары турында сөйләделәр. Шәфкать туташы Эльвира Хәйретдинова исә ничек итеп беренче ярдәм күрсәтү кирәклеген күрсәтте.

Чара ахырында укучылар һәм студентлар үз теләкләрен кәгазь битләренә язып, шарга ябыштырдылар. Ә алып баручы энә белән әлеге шарларны шартлатты. Янәсе, саксыз бер адым - зур югалтуларга китерергә мөмкин,сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250