Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары тиздән татар теленнән бердәм республика тестлары тапшырачак

24 нче апрель көнне район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тестлары үткәреләчәк.

Татар теленнән бердәм республика тесты, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан, татар теле фәненән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен тест үткәрү пунктында, ягъни Балтач урта мәктәбендә үткәрелә.
Укучылар үзләре укыган програмалар нигезендә тестларны 4 төрле юнәлешкә бүленеп эшлиләр: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәре укучылары өчен һәм удмурт, мари телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен.
Тест эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән биремнәр белән, махсус бланкларда башкарыла. Укучылар башкарган эшләр тикшерү өчен төбәкнең мәгълүматны эшкәртү үзәгенә тапшырыла, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.
Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250