Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучыларын яңа уку елы яңалык белән каршылый(+фото)

Балтач урта мәктәбенең ашханәсен зурайту максатыннан янкорма эшләнде, ул яңа уку елында үз ишекләрен ача.

Хәтерләсәгез, Балтач урта мәктәбенең ашханәсе кысан булу, балаларның сменалап туклануы турында еш яздык. Менә, ниһаять, Балтач урта мәктәбе укучыларына да иркен, якты, зур ашханәләрдә туклану насыйп булды.

Таләпләр буенча балалар мәктәптә ике тапкыр кайнар ризык белән тукланырга тиеш. Әмма Балтач урта мәктәбе ашханәсе 150 урынга гына исәпләнгән һәм ул көн таләпләренә туры килми иде. Һәр төр ризык өчен аерым цехлар булырга тиеш. Кызганыч, биредә ул да бер генә иде. Ашханәнең мәйданы кечкенә булу сәбәпле, укучылар берничә сменада ашарга мәҗбүр иде.
Янкорма төзелеше турында инде ничә еллардан бирле сөйләшүләр алып барылды. Быел, ниһаять, район җитәкчелеге ярдәме белән федераль программага кереп, төзелеш эшләре башланды.
Янкорманы үзебезнең "Водстрой" оешмасы башкарды. Төзелеш эшенә 15ләп төзүче җәлеп ителде. Якынча 270 квадрат метрдагы янкормада 105 урынга исәпләнгән туклану залы, яшелчә, ит һәм балык, кайнар, салкын ризыклар әзерләү цехлары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250