Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары Казан дәүләт аграр университеты укытучыларыннан дәресләр алды

Нөнәгәр мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты укытучылары ачык дәрес күрсәттеләр. Соңыннан түгәрәк өстәл үткәрелде.

Нөнәгәр урта мәктәбе базасында Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә "2021-2022 уку елына агротехнология юнәлешендәге сыйныфларда иртә һөнәри юнәлеш бирүне гамәлгә ашыру һәм үстерү үзенчәлекләре" темасына республика семинары узды. Әлеге семинарда Нөнәгәр, Норма, Кече Лызи, Куныр, Пыжмара, Бөрбаш Урта Көшкәт, Чепья мәктәпләре, Карадуган гимназиясе һәм Салавыч күппрофильле лицее агрокласслар эшчәнлеген (күргәзмә) тәкъдим итте.

Казан дәүләт аграр университеты укытучылары исә ачык дәрес күрсәттеләр. Соңыннан түгәрәк өстәл үткәрелде, анда 2021-2022 уку елына планнар һәм алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Фото: Алисә Галләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр мәктәбе Казан аграр университеты

erid: 2Vtzqv1AZW9