Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбенең ашханәсен зурайту максатыннан янкорма эшләнә

Балтач урта мәктәбе 1974 елны төзелә. Бүгенге көндә мәктәптә 652 бала укый, алар заманча җиһазландырылган 55 кабинетта белем ала, биредә 97 хезмәткәр эшли.

- Балалар мәктәптә ике тапкыр кайнар ризык белән тукланырга тиеш. Әмма безнең ашханә 150 урынга гына исәпләнгән һәм ул көн таләпләренә туры килми. Таләпләр буенча һәр төр ризык өчен аерым цехлар булырга тиеш. Кызганыч, бездә ул бер генә. Ашханәнең мәйданы кечкенә булу сәбәпле, укучылар берничә сменада ашарга мәҗбүр иде. Янкорма төзелеше турында инде ничә еллардан бирле сөйләшүләр алып барылды. Быел, ниһаять, район җитәкчелеге ярдәме белән федераль программага кереп, төзелеш эшләре башланды, - ди мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.
Янкорманы үзебезнең "Водстрой" оешмасы башкара. Төзелеш эшенә 15ләп төзүче җәлеп ителгән. Якынча 270 квадрат метрдагы янкормада 105 урынга исәпләнгән ашау залы, яшелчә, ит һәм балык, кайнар, салкын ризыклар әзерләү цехлары булачак.
- Бүгенге көнгә төзелеш-монтажлау эшләренең 90 проценты төгәлләнде, - ди төзелеш өчен җаваплы мастер Минсур Сабирҗанов.
Янкорманың стеналары өелеп, түбә астына кертелгән, тышкы ишекләр куелган, канализация һәм суүткәргеч торбалар урнаштырылган. Бары тик җиһазлар урнаштырылмаган, эчке ишекләр куелмаган килеш.
Төзелеш эшләре янкорманы төзеп, аны җиһазландыруны гына үз эченә алмый. Хәзерге ашханәнең дә эчке ягына ремонт ясалачак. Биредә төзекләндерү эшләре башлангач, балаларны ашату мәсьәләсе ничек хәл ителер? Бу хакта мәгариф идарәсе коллективы район башкарма комитеты җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара. 600дән артык баланы коры ашауга гына калдыру дөрес түгел. Шуңа да соңгы штрихлар балалар каникулга туктагач, җәйге ял вакытында ясалачак.
P.S. Төзелешне үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен "Водстрой" оешмасының төзелеш-монтаж эшләре мастеры Минсур Сабирҗановка "Татарстан Республикасының Мактаулы төзүчесе" дигән исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев