Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачлылар мәктәпкә әзерләнә

Татарстанда, шул исәптән Балтачта да «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республика акциясе старт алды.

Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Әлеге акция кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналары белән яшәүче, инвалид 2-11 сыйныф укучыларына да хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла.

Балтачта "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенең йомгаклау чарасы 18 августка планлаштырылган.

Биредә уку кирәк-яраклары сату ярминкәсе, концерт номерлары, күңел ачу программасы, спорт уеннары булачак дип фаразлана. Чараның иң кульминацион мизгеле аз керемле һәм авыр хәлле гаиләләрдә үсүче, беренче сыйныфка баручы балаларга районның оешма-предприятие җитәкчеләренең портфель тапшыруы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250