Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачлылар “Тартария”не яулый (+фото)

Бүгенге көндә районыбыздан ике укучы Мамадышның "Кама" лагерендә узучы төбәкара мәгариф форумы "Тартария"дә катнашалар.

Әлеге форум 30 июльдән алып, 12 августка кадәр дәвам итәчәк. Кыргызстан, Әстерхан, Мәскәү, Санкт-петербург, Коми, Башкортостан, Самара, Мари иле, Ижау һәм башка күп кенә республика һәм шәһәрләрдән килгән 150 укучы арасында безнең районның Сосна мәктәбеннән Гөлия Габидуллина һәм Карадуган гимназиясеннән Шамил Мәрданов та бар. Алар барысы да максатчан рәвештә проектлау эшләренә өйрәнәләр һәм киләчәктә үз идеяләрен тормышка да ашыра алачаклар.
Райондашларыбыз биредә бик күп дуслар табып, форумның һәрбер көнен бик кызыклы итеп уздыралар. Биредә алаган белемнәре үзләренә киләчәктә ярдәм итсен иде дигән теләктә, Гөлия белән Шамилгә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250