Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның "Илһам"лы балалары (+фото)

25 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче
мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында уздырылган бүләкләү тантанасында безнең районнан 11 укучы катнашты. Нөнәгәр
мәктәбеннән Мәжитова Гүзәл-1, Гафиуллина Ландыш һәм Хәйруллина Руфинә өченче, Түнтәр мәктәбеннән Иванова Эльвина 1 нче дәрәҗәдәге
дипломнар, сувенирлар һәм сертификат
белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләрнең әсәрләре альманахка кертелде.
Нөнәгәр мәктәбеннән Рамазанова Руфия, Габделвәлиева Ландыш, Яңгул мәктәбеннән Сафиуллина Лилия, Сосна мәктәбеннән Шамилова Исламия, Арбор мәктәбеннән Мифтахов Әсхәт, Б. Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенән Галиәхмәтова Регина, Субаш мәктәбеннән Гыйльманова Зәлидә бәйгенең лауреатлары исемнәренә лаек булдылар.
Арчада зона турында катнашкан барлык укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе» альманахы бүләк итеп бирелде.
Фидания Сабирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Илһам»