Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта 11 сыйныфларның карнавал үтте

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Яңа ел карнавалы булды.

Соңгы елларда районыбызда чыгарылыш сыйныф укучыларының тормышларын матур мизгелләргә баету юнәлешендә күркәм чаралар күп үткәрелә башлады. Район күләмендә үтүче "Соңгы кыңгырау", "Чыгарылыш кичәсе" шундыйлардан. Быел исә 11 сыйныф егет-кызлары өчен Яңа ел карнавалы да үткәрделәр.
- Быел сезнең алда сайлау елы. Авыр һәм җаваплы чор. Уңышлар насыйп булсын да, тормышта һәрберегезгә үз урынын табарга язсын. Ә бүген мәктәп елларының кабатланмас мизгеле булган Яңа ел карнавалында рәхәтләнеп биеп, күңел ачыйк, уңышлар сезгә, - дип изге теләкләрен ирештерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов.
Карнавал чыннан да кабатланмас мизгелләргә бай булды. Укучыларның активлыгы, җыр-моңга, биюгә сәләтле булулары сокландырды. Чара барышында укучылар да , тамашачылар да күп төрле биюләрнең шаһите булды, аларның тарихы белән танышты. Шулай ук егет-кызлар уеннарда катнашып, бүләкләр дә оттылар. Карнавал киче дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250