Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта балаларга игътибарны тагын да арттырырга

Балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, 26 октябрьдә видеоконференция режимында киңәшмә булды. ТР балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәклләре белән берлектә сүз яшүсмерләрне закон бозу очракларыннан аралау, кисәтү һәм профилактик чараларны җәелдерү турында барды. Шулай ук...

Балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, 26 октябрьдә видеоконференция режимында киңәшмә булды.
ТР балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәклләре белән берлектә сүз яшүсмерләрне закон бозу очракларыннан аралау, кисәтү һәм профилактик чараларны җәелдерү турында барды. Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә профилактик чараларны ешрак уздырырга, контрольне тагын да ныгытырга, рейдлар уздырырга, көзге каникул чорында кичке сәгатьләрдә балаларның өйдә булуын тәэмин итәргә кирәклеге ассызыкланды.
Көн темасында күтәрелгән мәсьәләрне ачыклауны, дәүләт органнары, мәгариф учреждениеләре тарафыннан тиешенчә игътибар бирелүне контрольдә тотарга һәм хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләргә, дигән бурыч йөкләнде.
Фото: gov.cap

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250