Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта әти-әниләр дәреслекләр сатып алмый

Шушы көннәрдә Балтач урта мәктәбенең кайбер сыйныфларында дәреслекләр өләштеләр.

Уку башланырга санаулы көннәр калып бара. Балтач мәктәбендә инде яңа уку елы өчен дәреслекләр бирә башладылар. Бу гадәт матур традициягә кергән. Уку башланганчы укучылар китапларны тышлап, әзерләп куялар.

Ә менә Россиянең кайбер төбәкләрендә мәктәп укучыларын дәреслекләр белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә түгел икән. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдерүенчә, төбәк башлыкларыннан әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итү таләп ителә.

"Мәгариф турында"гы закон буенча дәүләт баланы мәктәптә уку вакытында тулаем уку әсбаплары комплектлары белән тәэмин итәргә тиеш. Әлеге бурыч Россиянең һәр субъектында, һәр мәктәббендә үтәлергә тиеш.
Фото: bibliokniga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250