Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның бишенче номерлы балалар бакчасында ихлас очрашу узган (видео)

Балалар да бу очрашудан бик күп мәгълүмат алдылар

Шигырь яздым әле бер утырып
Бу шигырем Балтач хакында.
Котыпларның бозын эретерлек,
Кайнарлык бар Балтач халкында.

Бу шигырь юлларын Балтач җиренә гашыйк,  саф чишмә суларын эчкән, туры сүзле, көчле рухлы Мәгъмүрә Хөрмәтуллина язган.

Балтач бистәсенең 5нче номерлы балалар бакчасынд шагыйрә Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу уздырылды. Очрашу җыр- биюләр, шагыйрәнең шигырьләре, тормыш юлы белән үрелеп барды.

Ятимлек ачысын бик күп татый Мәгъмүрә апа. Инде кияүгә чыгып матур гына яшәп ятканда бер- бер артлы газиз кешеләрен югалта. Аңа бу авыр кайгыларын җиңәргә шигырьләре көч бирә. Аның әсәрләрендә ихлас җанлы кеше кичерешләре, алар эчкерсез, саф...

"Балалар да бу очрашудан бик күп мәгълүмат алдылар. Ә без, 5нче балалар бакчасы коллективы, үз чиратыбызда Мәгъмүрә апага киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәвен теләп калабыз", ди тәрбиячеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев