Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның икенче номерлы бакча коллективының уңышлары бихисап (фото)

Балаларны юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләренә өйрәтү - белем бирү учреждениеләренеңтөп бурычларының берсе.

Белем бирүнең беренче баскычы буларак мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә әлеге белемнең нигезе, беренчел күнекмәләре формалаша. Шушы юнәлештә эшләүче педагогларның һөнәри осталыкларын үстерү мөмкинлеген, балалар өчен тудырылган шартларны камилләштерү максатыннан "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлекчәсе (җитәкчесе Л.М. Хадиева) һәрдаим белем бирү учреждениеләре арасында бәйгеләр үткәреп килә.

31 май көнне Балтач 5нче  балалар бакчасы базасында  узган "Бала! Юл! Куркынычсызлык!" республика семинарында муниципаль югарылыкта узган чираттагы бәйгеләрдә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Балалар бакчалары арасында узган "Кече мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләре белән таныштыруда - Бизиборд" дидактик уеннар  бәйгесендә безнең Балтач 2нче  балалар бакчасы беренче урынга лаек булды (дидактик уенның авторлары - Низамиева К.Ф., Усманова А.В., Загидуллина Л.Ф., Газимова Р.Р.);

Педагоглар арасында уздырылган  "Спорт борылышлары" ("Спортивные виражи") методик эшкәртмәләр бәйгесендә дә  безнең балалар бакчасы физкультура инструкторы Хайретдинова А.М. беренче урынга ия булды.

Барлык бәйгедә катнашучыларны  әлеге зур җиңүләре белән чын күңелдән  тәбрик итәбез. Киләчәктә педагогларга иҗат уңышлары, балаларның юлларда хәвеф-хәтәрсез, имин йөрүләрен теләп калабыз, дип хәбәр итәләр Балтачның икенче номерлы балалар бакчасыннан.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев