Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның нәни артистлары республика күләмендә таныла алырмы? (+фото)

Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Республикада “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары, «Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры» һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республикакүләм “Сәйяр” театр фестиваль бәйгесенә старт бирелде.

Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Яшь буынның татар язучылары һәм драматурглары иҗатын өйрәнүгә мотивациясен арттыру, театр сәнгатенә укучыларның игътибарын җәлеп итү, балалар һәм яшьләргә сәнгать-эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, иҗади сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү-фестивальнеӊ төп бурычлары.

Октябрь аенда районда  фестивальнеӊ муниципаль туры үткәрелде. Фестивальдә катнашу өчен район мәгариф оешмалары спектакльләрнеӊ видеофрагментларын муниципаль комиссия игътибарына тәкъдим иттеләр.

Карадуган балалар бакчасы, Балтачныӊ 2нче санлы балалар бакчасы, Балтач гимназиясе, ​ Норма урта гомуми белем мәктәбе, Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбе, Куныр урта гомуми белем мәктәбенеӊ театр коллективлары муниципаль турныӊ җиӊүчеләре һәм призерлары булдылар. Муниципаль турда җиӊүче булган театр коллективларыныӊ эшләре республика турына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев