Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта 8 нче ел рәттән «КАИ — тормышка канатлар» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә (фото)

Конференциянең иң зур бүләге — җиңүчеләргә КАИга укырга кергәндә ЕГЭ баллары өстәлү.

8 нче ел рәттән Г. Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе базасында Казан авиация институты белән берлектә «КАИ — тормышка канатлар» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.

КАИ КНИТУ — ИКТЗИ РФнең иң яхшы 100 ВУЗы исемлегендә тора. Конференция үткәрелгән 8 ел эчендә, республикабыз районнарыннан 400 гә якын укучы биредә көчләрен сынады.

Конференциянең иң зур бүләге — җиңүчеләргә КАИга укырга кергәндә ЕГЭ баллары өстәлү. Районыбызның 32 егете һәм кызы конференция җиңүчеләре буларак укуларын КАИ да дәвам итте.

Районыбыз укучылары өчен шушындый матур мөмкинлекләр тудырганнары өчен институт җитәкчелегенә, үзебезнең элеккеге мәктәп укучысы, хәзерге вакытта шушы институтта эшләүче профессор, техник фәннәр докторы Гыйззәтуллин Зиннур Марселевичка, Балтач районы мәгариф идарәсенә һәм Смәел урта мәктәбе коллективына зур рәхмәт. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАИ