Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта әти-әниләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды (фото)

Балтач урта мәктәбе базасында «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» үткәрелде.

Балтач районы "Бергә тапшырабыз" акциясенә кушылды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының  ата-аналары имтихан бирүне үз җилкәләрендә татып карады.

– Быел әлеге Бөтенроссия акциясе җиденче тапкыр уза. Акция мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырыла.  Чыгарылыш имтиханы, аеруча БДИ ныклы белем, психологик яктан әзер булуны  таләп итә. Шуңа да әлеге чараның төп максаты - әти-әниләрне Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру тора.  Билгеле, имтиханнар аша шәхсән узган әти-әни өчен бу хисләрне үзләре дә кичереп, балаларын да киңәшләре, сүзләре белән тынычландыра алачак,  эчке күңел халәтен ныгытуда ярдәм итә ала, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов.

Мәгариф идарәсе белгечләре (контроль комиссия әгъзалары) иң элек әти-әниләрне БДИ тапшыруның гомуми кереш өлеше белән таныштырды.

Аннан соң әти-әниләргә рус теленнән БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди