Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта тату сыйныф серләрен ачтылар (фото)

Гран-прига Балтач урта мәктәбенең 7 Б сыйныфы әти-әниләр комитеты лаек булды.

16 февраль көнне мәктәпләрдә әти-әниләр комитеты арасында узган "Тату сыйныф серләре-2024«нең муниципаль фестивале булды.

Сыйныфлар күргәзмә эшләре әзерләде, «Безнең дус һәм күңелле сыйныф» дигән визиткалар күрсәтте, «Бердәм тәрбияви мохит: әи-әни, бала һәм тәрбия буенча киңәшче» дигән темага проектлар якладылар, «Бөек сугыш — бөек җиңү» дигән иҗади номерлар тәкъдим иттеләр.

«Тату сыйныф серләре»нең нәтиҗәләре түбәндәгечә: төп мәктәпләр арасында: 3 урында Сосна мәктәбенең 6нчы сыйныф әти — әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Әмир Зәйнуллин; Арбор мәктәбенең 8 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Раушания Кәбирова; Шеңшеңәр мәктәбенең 2 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Гөлназ Сәхәбиева; Кенә мәктәбенең 8 сыйныф әти — әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Гөләндәм Сәмигуллина. 

2 урында Субаш мәктәбенең әти — әниләр комитеты. Җитәкчесе Энҗе Хөснетдинова; Шубан мәктәбенең 8 сыйныф әти — әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Инсаф Сәләхетдинов. 

1 урында Пыжмара мәктәбенең 8 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Зәкиева.

Урта мәктәпләр арасында: 3 урында Карадуган гимназиясенең 5 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Резеда Сәмигуллина; Яңгул мәктәбенең 8 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Эльмира Гыйльфанова; Куныр мәктәбенең 8 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Рамил Нәҗипов; Балтач мәктәбенең 6 В сыйныфы әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина; Салавыч күппрофильле лицееның 6 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Айдар Нәкыйпов; Урта Көшкәт урта мәктәбенең 7 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Анна Смердова; Чепья урта мәктәбенең 6 Б сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Ирина Жукова. 

2 урында Балтач гимназиясенең 7 Б сыйныф әти — әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Нурия Николаева; Норма мәктәбенең 5 А сыйныфы әти-әниләре комитеты. Сыйныф җитәкчесе Гөлия Шигапова; Түнтәр мәктәбенең 2 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Лира Газимова; Нөнәгәр мәктәбенең 7 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Әлфинур Сәмигуллина; Кече Лызи урта мәктәбенең 7нче сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Вероника Егорова.

1 нче урында Смәел мәктәбенең 6нчы сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Алия Мөхәммәдиева; Бөрбаш мәктәбенең 6 сыйныф әти-әниләр комитеты. Сыйныф җитәкчесе Гөлнара Вәлиева.

Гран-прига Балтач урта мәктәбенең 7 Б сыйныф әти-әниләр комитеты лаек булды. Сыйныф җитәкчесе Елена Шәйхиева. Алар шулай ук зона ярышында катнашып, 2 нче урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тату сыйныф серләре