Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә

Укучы һәм остаз

21 март көнне Казан шәһәрендә Татарстан Рес-публикасы Мәдәният министрлыгы һәм КФУ белән берлектә икенче тапкыр үткәрелүче телевизион тарихи-мәдәни «Тархан» конкурсының финалы узды. Анда Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илүзә Исхакова катнашып, җиңүче булып танылды.

Әлеге конкурска республи-кабызның 19 районыннан, Башкортостан һәм Донецк Респуб-ликасыннан 150 гариза кергән. Шуның кадәр укучы арасыннан райондаш кызыбызның җиңү яулавы бик зур горурлык булды һәм киләчәктә аңа зур мөмкинлекләр дә ачты – 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Казан Федераль Университетының халыкара багланышлар институтына конкурстан тыш укырга керергә юллама белән бүләкләнде. Әлеге җиңү артында Илүзәнең тырышлыгы белән беррәттән тарих укытучысы Фәнүзә Гыйматованың да олуг хезмәте тора.

«Тархан»дагы җиңүе хакында һәм, гомумән, тарих фәненә карата булган кызыксынуы турында Илүзә белән сөйләшеп үттек.

– Киләчәккә атлар өчен үз тарихыңны белергә кирәк. Шуңа да мин кечкенәдән тарих белән кызыксынам. Ул минем күңелемә ята торган юнәлеш, мин үзебезнең тарихыбызны, Татарстанның, татарларның, аларның барлыкка килүе белән кызыксынам, шуңа күрә күптөрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда катнашам, ничә ел инде Татарстан тарихы буенча районда җиңүче булып киләм, шулай ук быел республикада да приз-лы урын ала алдым. «Тархан» конкурсы турында миңа тарих укытучысы Фәнүзә Коттусовна сөйләде, мин шуннан кызыксынып китеп, башта теркәлү үттем, аннан читтән торып катнашу этабында үз көчемне сынап карадым. Шуннан соң мине Казанга конкурсның үзенә чакырдылар, анда инде төрле этаплар үтеп, мин финалга кадәр җитә алдым. Финалда алты кеше катнашып, мин җиңүче булып танылдым. Бу минем өчен бик куанычлы вакыйга булды, дөресен генә әйткәндә, мин мондый җиңүгә ирешермен дип уйламаган да идем, бүләкләре дә бик саллы булды. Әлеге җиңүем белән мин КФУга укырга керә алам. Киләчәктә дә шул юнәлеш буенча укуымны дәвам итәргә телим, – диде әле дә җиңү бәхете белән йөрүче Илүзә.

Конкурсны төшерү мәй-данчыгына Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова белән телепроектның алып баручысы Раил Фәхретдинов конкурсның эчтәлеге белән таныштырып, Рөстәм Нургалиевичка укучылар белән бер раунд уйнарга да тәкъдим иткәннәр һәм анда дуслык җиңеп чыккан. Бу хакта да әңгәмәдәшем үз хис-кичерешләре белән бүлешеп, бу минем хәтеремдә озакка калырлык мизгелләр булды, диде.

(Ахыры 7 биттә).

(Ахыры. Башы 1 биттә).

Илүзәне әлеге конкурс белән таныштырып, аны шунда алып кереп китүче, укучы кыз ирешкән уңышка үзеннән зур өлеш кертүче тарих укытучысы Фәнүзә Гыйматова белән дә аралашып алдык.

– Мәктәбебез тарихында республика, Россия күләмендә югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларыбыз булып тора, ләкин Илүзә кебек телевизион конкурста катнашып, зур сынаулар аша үтеп, шушы конкурста җиңү яулаган бу әле беренче очрак. «Тархан» конкурсына катнашырга уйлаган чакта без ничектер уйнап кына башлаган кебек идек, чынбарлыкта, беренче тапкыр чакыру алганнан соң Илүзә дә, мин дә бер кат югалып калдык. Чөнки ничек әзерләнергә дигән сорау килеп туды. Шулай булуга карамастан, бу дүрт турны Илүзә лаек-лы итеп узып чыкты. Татарстан тарихы буенча мәктәп программасында материал бик аз, шуңа күрә Илүзә күп әйберне үзлегеннән өйрәнде. Катнашкан вакытта бик күп әдәбият белән эшләргә туры килде, күп китап-лар бездә юк та иде, ул вакытта безгә район үзәк китапханәсе зур ярдәм күрсәтте. Аерып әйтәсем килә, данлыклы райондашыбыз, академик, Балтач урта мәктәбен тәмамлаган Әхмәт Мазһаровны, ул мәктәпкә җиде томлы «Татарлар тарихы» дигән китаплар бүләк иткән иде, ул китапның 3 томын Илүзә тулысынча укып чыкты һәм бу аңа җиңүдә зур ярдәм итте. Чыннан да бу җиңү безнең мәктәп өчен зур горурлык булды. Минем Илүзәгә ярдәмем кечкенә сыйныфтан шушы укучыда фәнгә мәхәббәт уятуда гынадыр. Андагы үҗәтлек, тырышлык башка укучыларда да булса, безнең бөтен бала да шундый уңышларга ирешә алырлар иде. Илүзәгә бик зур рәхмәт. Киләчәктә мин аның үзе теләгән юнәлеш буенча уку йортына укырга керүен теләп калам, – диде укучысы белән чын күңелдән горурланучы остаз.

Бу конкурста җиңүгә ирешү зур мәртәбә. Райондаш кызыбызның шундый олуг уңышка ирешүенә Балтач урта мәктәбе генә түгел, бүген күпләр сөенә, чөнки бу безнең район өчен зур горурлык. Илүзә, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын сиңа!

Конкурсны төшерү мәйданчыгына Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән, бу хакта Илүзә (сулдан өченче) үз хис-кичерешләре белән бүлешеп, минем хәтеремдә озакка калырлык мизгелләр булды ул, ди. / Фото: «Тархан» сайтыннан, «хезмәт».


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф